Сайлауга килгән авылдашларын үзешчән сәнгать осталары җыр –моң белән каршы алганнар.
Сайлаучыларны ишек төбеннән жыр-моң белән каршы алдык. Сайлау күтәренке күңел белән бик оешкан төстә үтте”, - дип хәбәр итте безгә Баландыш авыл мәдәният йорты мөдире С.Р.Низамова.
Алар бюллетеннәрендә теркәлгән партияләр һәм кандидатларны сайлап, үзләренең гражданлык бурычларын утәделәр.
Слётта эзтабарларны вариска кабул итү тантанасын да күрергә мөмкин иде.
Җирлектә 4 сайлау коммисиясе эшли, Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый.
Сайлаулар бу юлы да оешкан төстә уза.Тавыш бирүләрдә авылдашлар актив катнашып, үз гражданлык бурычларын намус белән үтиләр.
Көндеге сәгать 12 -кегә тавыш биру нәтиҗәләре түбендәгечә:
№2677-61%,№2678-79%,№2679-76%,№2680-80%
17-18 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Бокс һәм өстәл теннисы” үзәгендә 2004-2006 елгы кызлар һәм егетләр арасында өстәл теннисы буенча “Татарстанның спорт өметләре” исемле ачык турнир узды. Турнирда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Рәсәйнең 15 шәһәреннән 216 спортчы катнашты. Ярышта балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар җыелма командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар: уен нәтиҗәләре буенча, алар иң көчле 15 команда арасында.
Катнашучылар – 17 яшьтән югары ир-атлар һәм хатын-кызлар. 17 сентябрь көнне чаранын ачылу тантанасы узды, ачылышта Татарстан Республиканың “Уңыш” спорт оешмасы җитәкчесе В.Г.Мәхмүдов, бадминтон буенча республиканың хөкемдарлар коллегиясе җитәкчесе А.З.Шәмгуллин һәм Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Р.Шәйдуллин катнашты. Ярышта республиканың 16 районыннан 17 команда составында 133 кеше катнашты.
22 сентябрь коне гражданнарга бушлай хокукый ярдэм курсэту максатыннан Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вакэлэтле вэкл аппараты, Татарстан Республикасы буенча суд приставлар идарэсе, «Ассоциация юристов России» оешмасынын Татарстан буенча региональ булеге хезмэткэрлэре халыкка суд карарлары утэлеше буенча телефон аша ярдэм курсэтэчэк.