16-18 сентябрь көннәрендә Теләченең “Батыр” спорт комплексында 13 нче “Сәламәтлек” авыл районнары командалары арасында узучы спартакиада кысаларында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Катнашучылар – 17 яшьтән югары ир-атлар һәм хатын-кызлар. 17 сентябрь көнне чаранын ачылу тантанасы узды, ачылышта Татарстан Республиканың “Уңыш” спорт оешмасы җитәкчесе В.Г.Мәхмүдов, бадминтон буенча республиканың хөкемдарлар коллегиясе җитәкчесе А.З.Шәмгуллин һәм Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Р.Шәйдуллин катнашты.  Ярышта республиканың 16 районыннан 17 команда составында  133 кеше катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Хатын-кызлар арасында:

Гарипова Гүзәл – 2 урын;

Ситдыйкова Ландыш – 3 урын

Хатын-кызлар арасында парлы төркемдә:

Гарипова Гузәл/Ситдыйкова Ландыш – 3 урын

Командалар арасында урыннар:

1 урын: Саба районы

2 урын: Теләче районы

3 урын: Балтач районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International