17-18 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Бокс һәм өстәл теннисы” үзәгендә 2004-2006 елгы кызлар һәм егетләр арасында өстәл теннисы буенча “Татарстанның спорт өметләре” исемле ачык турнир узды. Турнирда Татарстанның барлык районнарыннан һәм Рәсәйнең 15 шәһәреннән 216 спортчы катнашты. Ярышта балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар җыелма командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар: уен нәтиҗәләре буенча, алар иң көчле 15 команда арасында.