16 сентябрь көнне, Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә, 2016 елда “Татарстан командасы” (“Татарстан мәдәни командасы”) иҗтимагый инициативасы кысаларында үткәрелүче, “Укучының мәдәни көндәлеге” проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Беренче булып сүзне башлангыч мәктәптә директор урынбасары булып эшләүче Мифтахова Венера Габдулла кызы алды. Үзәк балалар китапханәсендә китапханәче булып эшләүче Фатыйхова Елена Геннадий кызы балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмит кызы районда үтүче мәдәни чаралар буенча чыгыш ясады һәм аларда регуляр рәвештә катнашырга чакырды. Соңыннан 232 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы укучыларның шушы проектта актив катнашуларын һәм барлык номинацияләрдә дә җиңү яулауларын теләде.