Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар. Башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштыру булды, шулай ук республиканың төрле күренекле урыннарыннан эшләнгән слайдлар күрсәтелде. Сүз китапханәчегә дә бирелде. Ул укучыларны актив булырга өндәде һәм аларга уңышлар теләде. Ахырда балаларга көндәлек өләшенде.