“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” н тапшыру тантанасы.

2016 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты , Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында , башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”  тапшыру тантанасы бүген Баландыш төп мәктәбендә дә уздырылды. Китапханәче Мөбәрәкшина Фәнүсә укучыларга китаплар турында сөйләде, аңлатты, аларны укырга өндәде. Дәрес презентация белән үрелеп барды, балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде.Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына  “әле генә табадан төшкән”  “ Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International