Укучының мәдәни көндәлеге”проекты .

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 16 сентябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч  сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге”проекты яңадан старт алды. Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 232 бала катнашты. Дәресне үз чыгышы белән башлангыч мәктәптә директор урынбасары  булып эшләүче Мифтахова Венера Габдулла кызы башлап җибәрде. Теләче муниципаль район Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадий кызы балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмит кызы районда үтүче мәдәни чаралар буенча әңгәмә корды һәм аларда регуляр рәвештә катнашырга чакырды. Соңыннан барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырылды.   Закирова Саҗидә Гайнулловна укучыларның шушы проектта актив катнашуларын һәм барлык номинациядә дә җиңү яулауларын теләде. Әлеге акция балаларны да, әти – әниләрне дә шатландырыр. Ә иң мөһиме, әйбәт, мөһим, файдалы һәм нәтиҗәле пректларның берсе булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International