Дәрес барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде.
Күргәзмәдә "Сайлау системасы безнең вакытта ", " Сайлаулар тарихы ","Дәүләт символлары", " Яшь сайлаучыга кирәкле мәгълүмат"лар файдаланды.
2 сентябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Террор юк!” дигән лозунг астында, “Изгелек илне саклый!” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: үсеп килүче яшьләргә террорлык төшенчәсен аңлату , тормышка дөрес караш үстерү һәм сәнгәти мөмкинлекләрен үстерү.
3 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең Россия укучылар хәрәкәте активистлары терроризмга көрәш көне уңаеннан акция үткәрделәр. Бу акция вакытында алар ак кәгазь битеннән “Оригами” техникасы белән балаларны ак торналар ясарга өйрәттеләр. Активистлар укучыларны әлеге фаҗига белән дә таныштырдылар.
3 сентябрь терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Бүген безнең мәктәптә шушы хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы турында аңлатылды.Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә, “Экстреизмга-Юк!” айлыгы кысаларында "Терроризмның милләте юк!" дип исемләнгән мәктәпкүләм чара булып үтте. Чараның максаты:теракт куркынычы туганда үзеңне дөрес тотарга өйрәтү, толерантлык,сакчыллык, тирә- юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итү. Балалар иртәсендә 11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясадылар, тема буенча видеоролик, Беслан фаҗигасен сурәтләгән кадрлар күрсәтелде. Бу файдалы чараны 11 нче сыйныф җитәкчесе Замалутдинова А.Р. үткәрде.