Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
Баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Бала төркемгә килгәндә үк иртән мин иң беренче итеп барлык тәрәзәләрне ачып һаваландырам. Соңыннан балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, тәрбияче апалары артыннан кабатлыйлар.
Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга кечкенәдән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән семинар-практикумнар уздыралар. Бүген “Юл билгеләре иленә сәяхәт” дигән темага очрашу булды. Яктылык кайтаргыч беләзек (браслет) һәм тасмаларны (лента) кулланырга дигән максат куйдык.
Сәламәт булу-һәр кешенең дә теләге. Сәламәт булып үсәр өчен бакчада балаларыбызның иртәсе иртәнге гимнастика белән башланып китә.Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста-пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе
3 сентябрь көнне балалар язган шигырьләрне туплап "Шигъри тәлгәшләр" дигән альбом ясалды.
Сәламәтлекне саклау һәм аны ныгыту кагыйдәләре искә алынды.
Анда буклет, брошюралар куелды. Кеше күп йөри торган җирләрдә утлы коралдан аткан, шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга, шалтырату өчен телефон номерлары турында мәгълүматлар бирелде.
Дәрес барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде.
Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһә-рендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә урнашкан мәктәп укучылары һәм хезмәткәр-ләре теракт корбаннары булдылар.Террорчылар хөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар.
5нче сентябрь безнең Теләче №2 балалар бакчасында да терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаенан зурлар төркеменә йөрүче балаларга “Дус-лык кагыйдәләре” темасына әңгәмәләр ,кечкенәләр төркемендә “Әни өйдә булмаганда...” дидактик уеннары үткәрелде.
Әлеге күргәзмә 18 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне уңаеннан төзелде.