Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
Баланы иртән фильтр аша кабул итү белән башланып китә. Бала төркемгә килгәндә үк иртән мин иң беренче итеп барлык тәрәзәләрне ачып һаваландырам. Соңыннан балалар белән музыкаль залда иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Кече яшьтәге балалар да тырышалар, тәрбияче апалары артыннан кабатлыйлар.