3 сентябрь илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһә-рендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә урнашкан мәктәп укучылары һәм хезмәткәр-ләре теракт корбаннары булдылар.Террорчылар хөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар.
  5нче сентябрь безнең Теләче №2 балалар бакчасында да терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаенан зурлар төркеменә йөрүче балаларга “Дус-лык кагыйдәләре” темасына әңгәмәләр  ,кечкенәләр төркемендә “Әни өйдә булмаганда...” дидактик уеннары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International