ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Күргәзмәгә толерантлы мөнәсәбәтләр, шулай ук җәмгыятьнең төп куркынычы булган терроризм һәм экстремизм турында материаллар куелды. Шулай итеп, без китап укучыларыбызга, күп милләтлелек – ул байлык, бер – береңә хөрмәт белән карау – чәчәк атуның нигезе, һәм ничек итеп үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калу турында җиткерергә теләдек.

Мы – против терроризма!” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Газизова бу күргәзмәгә фотоматериаллар һәм ел саен Россия күләмендә терроризма каршы көрәш алып бару көнен билгеләп үтүләре хакында мәгълүмат урнаштырды.

Бүген, ягъни 6 сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син  бел!” темасына сыйныф сәгатьләре узды.  Бу сыйныф сәгатьләре балалар катнашындагы юл-транспорт   һәлакәтен профилактикалау, урамда һәм юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдыру максатыннан үткәрелде. Сыйныф сәгатьләрендә юл  билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китү уңаеннан төрле уеннар уйналды, тестлар эшләнде, сорауларга җаваплар бирелде, презентацияләр күрсәтелде. Юлларда бик сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Укучылар ,2004 елда Беслан шәһәрендә булып узган   трагедия һәм башка терактлар белән танышып, аларда булган корбаннарны искә алдылар. Гөнаһсыз корбаннарның истәлеге укучылар күңелендә мәңге сакланыр!

План буенча шул айлык кысасында бүген,  6 -сентябрь көнне Максабаш  балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр уздырылды. Бу чара барышында  балаларның һәм эшчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрене тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде. Гамәли дәрес шулай ук каплавычларны тиз һәм дөрес итеп бәйләргә өйрәнүдә тагын бер адым булды.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк. Бездә тәрбияләнүче балалар  исән-имин һәм сәламәт булсыннар!

Бүген Баландыш төп мәктәбендә “Куркынычсызлык айлыгы”кысаларында “Юл йөрү кагыйдәләре” искә төшерелде.  Бу чара юл-транспорт фаҗигаларын булдырмау, укучыларда кызыксыну тудыру  максатыннан , сәяхәт формасында үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен нәкъ менә шушы тәрбияви чарада ачыкладылар.Юлда йөргәндә фаҗигалар булмасын иде дигән теләктә калабыз.

Өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы, өлкәнрәк яшьтәге укучылары белән берлектә, яңа гына түгәрәккә аяк баскан укучылар өчен кечкенә, әмма бик кирәкле бүләкләр әзерләделәр. Раъно Исам кызы аларны техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырып, түгәрәкнең эчке кагыйдәләрен аңлатып үтте. Беренче көннән үк балалар энә һәм тукымаларны дөрес тотарга өйрәнделәр.

Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. В связи с этим в Максабашской начальной  школе прошли классные часы, посвященные трагическим событиям в Беслане (Северная Осетия, 1—3 сентября 2004 года), когда боевики захватили одну из городских школ. В результате теракта в школе № 1 погибли более трехсот человек, среди них более 150 детей.  Учителя познакомили учеников с правилами поведения в ситуациях, когда происходит захват в заложники в самолете, в помещении.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International