Юл йөрү кагыйдәләре

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген, ягъни 6 сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы кысаларында “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син  бел!” темасына сыйныф сәгатьләре узды.  Бу сыйныф сәгатьләре балалар катнашындагы юл-транспорт   һәлакәтен профилактикалау, урамда һәм юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне булдыру максатыннан үткәрелде. Сыйныф сәгатьләрендә юл  билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китү уңаеннан төрле уеннар уйналды, тестлар эшләнде, сорауларга җаваплар бирелде, презентацияләр күрсәтелде. Юлларда бик сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International