ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Сәламәт булу-һәр кешенең  дә теләге. Сәламәт булып үсәр өчен бакчада балаларыбызның иртәсе иртәнге гимнастика белән башланып китә.Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста-пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе

3 сентябрь көнне  балалар язган шигырьләрне туплап "Шигъри тәлгәшләр" дигән альбом ясалды.

Анда буклет, брошюралар куелды. Кеше күп йөри торган җирләрдә утлы коралдан аткан, шикле пакет - сумкалар күргән очракларда үзеңне ничек тотарга, шалтырату өчен телефон номерлары турында мәгълүматлар бирелде.

 

Дәрес барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде.

Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһә-рендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә урнашкан мәктәп укучылары һәм хезмәткәр-ләре теракт корбаннары булдылар.Террорчылар хөҗүме нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар.
  5нче сентябрь безнең Теләче №2 балалар бакчасында да терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаенан зурлар төркеменә йөрүче балаларга “Дус-лык кагыйдәләре” темасына әңгәмәләр  ,кечкенәләр төркемендә “Әни өйдә булмаганда...” дидактик уеннары үткәрелде.

Әлеге күргәзмә 18 сентябрьдә  Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне уңаеннан төзелде.

6 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Без бергә - бер ил” темасы буенча әйдаманнар 1-4 сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгате барышында балалар үзләрен күп  яктан ачтылар: белемнәрен һәм сәләтләрен башка яшьтәшләренеке белән н чагыштырдылар. Коллектив белән эшләү барышында үз таләпләрен дә куйдылар, шул ук вакытта әйдаманнар куйган таләпләрне дә җиренә җиткереп башкардылар. Тәрбия сәгате ахырында укучылар үзләре башкарган  эшләргә гомуми нәтиҗә ясадылар.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экстремизмга юк дибез!” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның мәгънәсе, аның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International