6 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Без бергә - бер ил” темасы буенча әйдаманнар 1-4 сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрделәр. Тәрбия сәгате барышында балалар үзләрен күп яктан ачтылар: белемнәрен һәм сәләтләрен башка яшьтәшләренеке белән н чагыштырдылар. Коллектив белән эшләү барышында үз таләпләрен дә куйдылар, шул ук вакытта әйдаманнар куйган таләпләрне дә җиренә җиткереп башкардылар. Тәрбия сәгате ахырында укучылар үзләре башкарган эшләргә гомуми нәтиҗә ясадылар.