Өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы, өлкәнрәк яшьтәге укучылары белән берлектә, яңа гына түгәрәккә аяк баскан укучылар өчен кечкенә, әмма бик кирәкле бүләкләр әзерләделәр. Раъно Исам кызы аларны техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырып, түгәрәкнең эчке кагыйдәләрен аңлатып үтте. Беренче көннән үк балалар энә һәм тукымаларны дөрес тотарга өйрәнделәр.