План буенча шул айлык кысасында бүген, 6 -сентябрь көнне Максабаш балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр уздырылды. Бу чара барышында балаларның һәм эшчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрене тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде. Гамәли дәрес шулай ук каплавычларны тиз һәм дөрес итеп бәйләргә өйрәнүдә тагын бер адым булды.Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәк. Бездә тәрбияләнүче балалар исән-имин һәм сәламәт булсыннар!