Балалар кичәдә яңа кайткан китаплар белән танышып, үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
Яшь китап сөючеләребез бу күргәзмәдәге китаплар белән атна дәвамында таныша алалар.
“Минем яраткан героем” дигән китап күргәзмәсе эскәмиягә урнаштырылды. Китап күргәзмәсендә төрле яшьтәге балалар өчен язылган матур, рәсемле, мавыктыргыч китаплар урын алды. Балаларны бу гадәти булмаган эскәмия үзенә тартты. Алар иллюстрацияләрдә үзләренең яраткан геройларын күреп китапларны өйләренә укырга алдылар.
15 август көнне Иннополис Университетында “Белем бирүдә информацион технологияләр” исемле күргәзмә ачылды. Бу күргәзмәдә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең информатика укытучысы Замалутдинова А.Р. да катнашты.
Киңәшмәдән соң, районның төрле клуб берләшмәләренә йөрүче үзешчәннәр катнашында ял концерты куелды. Райондашлар әлеге концертта, инде озак еллар сәхнәдә чыгыш ясаучы – Фирая Имамиева, Гыйльван Фатхуллин, Нурания Гильметдинова, “Нардуган” керәшен вокаль ансамбле, ветераннар йортында эшләп килүче “Надежда” рус вокаль ансамбле чыгышларын күрә алдылар.
Әлеге ярыштан районнын мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә читтә калмады.