ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

15 нче август көнне Лаеш районынының Комлы Кәвәл авылында  республика күлэм август киңәшмәләре кысаларында мәктәпкәчә  белем бирү учреждениеләренең секция утырышы булып узды.Киңәшмә барышында “Мәктәпкәчә белем бирүнең тәҗрибэсе  һәм үсеш переспективалары” каралды ,бурычлар билгеләнде.

15 августка икмәк сугуда серитификатлар түбәндәге комбайнерларга тапшырылды: Ренат Гатауллин Алан хуҗалыгыннан 1 урында, Әмин Касыймов Теләче Агро хуҗалыгыннан 2 урында, Ильхам Музипов Алан хуҗалыгыннан 3 урында.

Шулай ук икмәк уруда катнашкан комбайнерларга да серификатлар тапшырылды: Әмир Ибрагимов Тан хуҗалыгыннан 1 урында, Халик Ситдиков Теләче Агро хуҗалыгыннан 2 урында.

3 көнлек аралыгында иң югары күрсәткечләргә ирешкән Теләче Агро хуҗалыгы комбайнеры Касыймов Әмин Бәдремхановичка район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Әлеге акциянең төп бурычы -  балаларда китапка кызыксыну уяту һәм китап укыту. Шулай ук яңа китап укучыларны китапханәгә тартып, аларның системалы китап укуларына ирештерү, китапханә хезмәтен рекламалау.

13 август көнне табигатьнең гүзәллеген саклап калу максатыннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Рузалия үзенең китап укучылары белән, һәйкәл янын җыештыру өмәсе үткәрде.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк, яше 18 дән югары булганннар өчен ГТО нормативларын тапшыру 2017 елның гыйнвар аеннан башланса да, РУЭС хезмәткәрләре ГТО ның тестлары буенча үз көчләрен бүген үк сынап карарга булганнар. Яшьләре 30 дан алып 65 кәчә булган 10 хезмәткәр ГТО нормативларын үтәде. Алар сүзләренчә, гыйнвар аенда нормативларны алтын күкрәк тамгасына тапшыру өчен, аларга бүгеннән үк әзерләнергә кирәк булачак.

Шушы уңайдан һәм районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Тикшерүлэр күрсәткәнчә, транспорт чаралары фараларын  якын  араны  яктырту хәлендә куеп хәрәкәт иткәндэ җәүлене куреп алу арасы 25-30 метрдан артмый.Әгәр дә җэяүленең киемендә яктылык кайтару элементлары булса элеге ара 130-140 метрга, фаралары ерак араны яктырту хэлендэ булса-400 метрга кадэр җитэ.Яктылык кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрнең транспорт чараларына тапталу ихтималын  күп тапкырлар киметә.

      Әлеге таләпләрне үтәмәүче җәүлеләр 500 сум күлэмендә административ штрафка тартылалар,ә балигъ булмаган юлда йөрү кагыйдәрен бозучыларга карата “Тукта-синең гомерен куркыныч астында!”-дип аталучы махсус карточка тутырыла.Юл йорү кагыйдәләре бозу турында мәгълүмат мәктәпләргә җибәрелә,шулай ук аларның эти-эниләрең балигъ булмаганнар  белән комиссиясенә чакырылып 500 сум күлэмендә административ штрафка тартылалар.

Безнең 3нче балалар бакчасында  бу юнәлештә  тирәнтен эш алып барыла. Моңа шушы атнада тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелә торган“Юл йөрү кагыйдәсен – һәрбер бала белсен” дигән чаралар мисал булып тора.

Әлеге чарада Теләче районының Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Рәис улы һәм Теләче урта мәктәбе укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International