ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

10 август көнне Шамсетдинов Ришат һәм Сайфуллин Таһир, өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Рәис улы җитәкчелегендә, Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” үзәгендә  техник сәнгать буенча үткәрелгән конкурста катнашып кайттылар.

13 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту, тәмәке тартуның, аракы, наркотиклар куллануның, кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлату уңаеннан “Аек булыйк, заманага лаек булыйк” исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. 

Шул уңайдан 14 нче август көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Җәйдән бүләк" дигән күргәзмә оештырылды. Биредә көзге муллыктан төрле композицияләр, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ничек сакларга һәм эшкәртергә кирәклеген өйрәткән китаплар куелды.

С 12 по 13 августа 2016 года в г. Казань во Дворце Земледельцев состоялся семинар-тренинг по обучению сельской молодежи технологиям работы по развитию общественно-политической активности «Школа молодого избирателя» для председателей районных отделений Региональной общественной организации «Аграрное молодёжное объединение Республики Татарстан». Мероприятие проводилось Аграрным молодежным объединением Республики Татарстан совместно с Центральной избирательной комиссией РТ в рамках реализации подпрограммы «Сельская молодежь Республики Татарстан на 2014-2020 годы» и посвящено предстоящим выборам депутатов в ГосДуму, которые пройдут в сентябре текущего года.

18 сентябрь – РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне. Алдан төзелгән план график нигезендә Айдар авыл җирлегендә  11  нче август көнне,   мәдәният йорты каршында “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” күчмә төркеме эшләде.Авыл халкы актив катнашты.

2016 елның 12 августы көнне Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов имзалаган 2016 ел уңышын җыеп алуда катнашкан механизаторлар арасында 3 конлек аралыгында беренчелеккә чыккан комбайнерларны буләкләү буенча 6 нче номерлы Протокол нигезендә алдынгы комбайнерларга акчалата премия бирелэ.

Икмәк суктыруда:

- 1 урын – Мухаметгалиев Рашит Габдулбарович – «Тан» хуҗалыгы комбайнеры.

- 2 урын – Гатауллин Ренат Рафагатович – «Алан»  хуҗалыгы комбайнеры.

- 3 урын – Касимов Амин Бадрымханович – «Теләче Агро» хуҗалыгы комбайнеры.

Игеннәрне уруда:

- 1 урын - Аскаров Амир Ибрагимович – «Тан»   хуҗалыгы комбайнеры.

-2 урында - Хасанов Фарит Рашитович – «АгроЛак»  хуҗалыгы комбайнеры.

3 көнлек  аралыгында  иң  күп  күрсәткечләргә  ирешкән  «Тан»     хуҗалыгы комбайнеры  Мухаметгалиев Рашит Габдулбаровичка  Теләче муниципаль  район башлыгы Рәхмәт хаты  тапшырыла. 

2016 елның 13нче август көнендэ Ачы авылында яшәүче сугыш ветераны Ширшов Виктор  Перфил улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Виктор  абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Телэче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә, моның өчен бары тик теләк булырга тиеш. Балаларга кечкенәдән яхшылык төшенчәсенең асылын сеңдереп, изгелекнең җирдә ятмавын аңлатырга кирәк. Яшүсмерләрдә начарлыкка омтылучанлык сыйфатлары сизелсә, шундук дөрес тәрбия алымнарын эшкә җигү зарур. Әңгәмә барышында без китап укучылар белән “Ул нәрсәне белми?” хикәясен һәм Владимир Маяковскийның “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” шигырен укып, аның эчтәлегенә бергәләп анализ ясадык, шушы темага багышланган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Балалар үзләрендә булган уңай гадәтләрне барлап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында фикер алыштылар.

Яшь китап сөючеләр каникул чорында китапханәнең даими кунаклары булдылар,алар яңа китаплар белән танышып,әдәби чараларда актив катнаштылар.Һәрбер яшь китап укучы алдынгы булырга омтылды.Менә нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Барлык җиңүчеләр дә грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Иң алдынгы булып 3нче сыйныф укучысы Камилә Ситдикова танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International