ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бу атна безнең бакчабызда юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Иң элек әңгәмәләр үткәрелде, "Юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме?", "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек викториналар оештырылды. Бакча биләмәсендәге юл йөрү мәйданчыгында белемнәр практик яктан өйрәнелеп, тагын бер кат искә төшерелде. Балалар үзләре юл билгеләренә таянып юлны төрле транспорт чаралары белән чыктылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Шул ук вакытта балаларны коры җир, су һәм һава транспорт чараларын аера белергә, аларны чагыштырырга, һәр төр транспорт турында күзаллауларын өйрәтүне дәвам итү әһәмиятле булып кала. Атнаны йомгаклап ,«Җырлап,биеп,шаярып юл йорү кагыйдәләрен өйрәнәбез”дигән исем астынада, тәрбиячеләр Исхакова Л.Ф., Хисмаутдинова Л.Н.күңелле бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмгә чакырылган кунак –ГКУ “Фәнни һәм белем бирү программасын финанслау дирекциясе БДД РТ "ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. балаларга велосипедта йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Чөнки икмәк – ил тоткасы, икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз “ Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар”, -дигән. Димәк, кеше ипине алтын - көмеш, кыйммәтле ташлардан да өстен куйган. 11 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Икмәк – игенченең җан җылысы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмә «урак - 2016» ны яктырткан газета – журналлардан төзелде. 

Олы Мишә урта мәктәбендә  Белем бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Булачак 1 нче сыйныф укучылары бәйрәмгә матур шигырьләр, җырлар өйрәнә башладылар. Беренче сыйныфка керәсе 7 укучы мәктәпкә бик теләп киләләр. Балалар өчен мәктәпкә, укытучы апаларына ияләнү чоры бик мөһим.

С 07 по 10 августа в г.Елабуга состоялся Международный фестиваль школьных учителей. В работе Фестиваля приняли участие 5 педагогических работников из Тюлячинской и Аланской средних школ.   От отдела образования в работе Фестиваля приняли участие начальник отдела образования Карпова Наталья Владимировна и заместитель начальника Тимофеева Татьяна Алексеевна.

В рамках Фестиваля учителями, модераторами  проводились мастер-классы по инновационным направлениям образовательной деятельности.

В течение недели в образовательных организациях района велась подготовка нормативных документов, необходимых для организованного начала  2016/2017 учебного года: утверждались учебные планы,  решались кадровые вопросы.

11 августа в Исполнительном комитете проведено собеседование с директорами базовых школ по кадровому обеспечению образовательного процесса.

Методистами отдела образования совместно с директорами школ разрабатываются критерии Соглашения по достижению целевых ориентиров на 2016/2017 учебный год.

12 августа в отделе образования состоялось заседание методического совета, на котором были определены приоритетные направления работы муниципальной методической службы на 2016/2017 учебный год.

Теләче №2 балалар бакчасы Теләче муниципаль районындагы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынны яулады һәм республика күләм үткәрелүче“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсында катнашу хокукына ия булды.

  Бу көннәрдә “Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде: республика күләмендә 10 авыл һәм 20 шәһәр балалар бакчасы җинүче дип табылды һәм  алар арасында Теләче №2 балалар бакчасы да  бар. Теләче №2 балалар бакчасы коллективын бу лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

2016 елның 11 август көнне,  җылылык сезонына әзерләнү һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын дөрес итеп үтәү максатыннан, шулай ук, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2016 елның 28 апрелендә чыккан 741 нче номерлы күрсәтмәсенә таянып,  “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н. А. Муртазин үзенең белгечләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте, полиция, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, электр челтәре һәм газ хезмәткәрләре белән берлектә Теләче муниципаль районында яшәүче авыр тормышлы, социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче 80 яшьтәге һәм алардан өлкәнрәк булган гражданнарның торак шартларын тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International