Олы Мишә урта мәктәбендә Белем бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Булачак 1 нче сыйныф укучылары бәйрәмгә матур шигырьләр, җырлар өйрәнә башладылар. Беренче сыйныфка керәсе 7 укучы мәктәпкә бик теләп киләләр. Балалар өчен мәктәпкә, укытучы апаларына ияләнү чоры бик мөһим.