“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016”

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Теләче №2 балалар бакчасы Теләче муниципаль районындагы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында 2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән рейтингта беренче урынны яулады һәм республика күләм үткәрелүче“Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсында катнашу хокукына ия булды.

  Бу көннәрдә “Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде: республика күләмендә 10 авыл һәм 20 шәһәр балалар бакчасы җинүче дип табылды һәм  алар арасында Теләче №2 балалар бакчасы да  бар. Теләче №2 балалар бакчасы коллективын бу лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International