Бу атна безнең бакчабызда юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Иң элек әңгәмәләр үткәрелде, "Юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме?", "Юл билгеләре иленә сәяхәт" кебек викториналар оештырылды. Бакча биләмәсендәге юл йөрү мәйданчыгында белемнәр практик яктан өйрәнелеп, тагын бер кат искә төшерелде. Балалар үзләре юл билгеләренә таянып юлны төрле транспорт чаралары белән чыктылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Шул ук вакытта балаларны коры җир, су һәм һава транспорт чараларын аера белергә, аларны чагыштырырга, һәр төр транспорт турында күзаллауларын өйрәтүне дәвам итү әһәмиятле булып кала. Атнаны йомгаклап ,«Җырлап,биеп,шаярып юл йорү кагыйдәләрен өйрәнәбез”дигән исем астынада, тәрбиячеләр Исхакова Л.Ф., Хисмаутдинова Л.Н.күңелле бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмгә чакырылган кунак –ГКУ “Фәнни һәм белем бирү программасын финанслау дирекциясе БДД РТ "ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. балаларга велосипедта йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.