Шушы уңайдан һәм районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов районыбыз спортчыларын, физкультура укытучыларын һәм тренерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хезмәтләрендә югары уңэышларга ирешкән физик тәрбия укытучыларына һәм өстәмә белем бирү педагогларына күкрәк билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Районның яңадан торгызылуына 25 еллыгы уңаеннан, узыш 25 чакрымлы аралыкта узды. Әлеге дистанцияне 47 минутта беренчеләрдән булып Теләче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рафил Хәкимов узды. Икенче булып 49 минутта район газ хуҗалыгыннан Руслан Галимов килсә, өченче урында 53 минут вакыт белән Иске Җөри авылыннан ветеран спортчы Рәис Дәүләтшин финиш сызыгын узды.
Районда тәүге тапкыр оештырылган велоузыш оешкан төстә һәм бик күңелле узды. Аннан һәркем канәгать калды һәм катнашучыларның күпчелеге аның киләсе елда да үткәрү кирәклеген җиткерде.