10 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, “Пушкин карта”сы проекты кысаларында Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен “Без – Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Кыска гына гомерендә Тукай зур мирас калдырган, аның иҗатында балалар әдәбиятына зур урын бирелгән, шигырьләре туган телгә, туган җиргә һәм аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган.
Чара барышында укучылар шагыйрьнең биографиясе, тормышындагы кызыклы фактлар һәм иҗаты белән таныштылар. Тукайның әсәрләре буенча командалы уен үткәрелде. Укучылар, тапкырлык һәм зирәклектә белемнәрен күрсәтеп, сорауларга актив җавап бирделәр, биремнәрне чиштеләр. Әлеге кызыклы һәм мәгълүматлы чараның ахырында барлык командалар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, бу исә Габдулла Тукайның бай мирасын өйрәнүгә һәм туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү өчен стимул булды.
Шулай ук, чарага “Тукай иленә сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда бөек шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителде. Мондый чаралар әдәбиятка кызыксынуны арттыра һәм халкыбызның мәдәни мирасын хөрмәт итәргә өйрәтә.