Ул үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм булып тора.
Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул һәм аны тәшкил итүчеләр нинди? Бу сорау үз сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга омтылган һәр кешене борчый диярлек. Бу мәсьәләдә дөрес туклану, физик күнегүләр һәм аның башка өлешләре зур роль уйный. Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Иске Җөри авыл китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе нәкъ менә шушы сорауларга багышланган. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, дәвалау физкультурасы, шулай ук дару үсемлекләре һәм аларның шифалы үзлекләре турында әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук китапханә бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгына кушылды (2026 елның 6-12 апреле). Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә ул «тормышка 10 000 адым» акциясе кысаларында иртәнге зарядкада катнашты. Чара катнашучыларның сәламәтлеге өчен файдалы узды.