15 нче август көнне Лаеш районынының Комлы Кәвәл авылында республика күлэм август киңәшмәләре кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең секция утырышы булып узды.Киңәшмә барышында “Мәктәпкәчә белем бирүнең тәҗрибэсе һәм үсеш переспективалары” каралды ,бурычлар билгеләнде.
Секция утырышы барышында “Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы-2016” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде: республика күләмендә 10 авыл һәм 20 шәһәр балалар бакчасы җинүче дип табылды һәм алар арасында Теләче №2 балалар бакчасы да бар . Шул уңайдан Теләче №2 балалар бакчасы коллективы диплом белән бүләкләнде .Бу лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!