ЯҢАЛЫКЛАР



17
июнь, 2016 ел
җомга

100 ел элек язылган әсәрләрне балалар бүген дә яратып укыйлар. Язучының туган көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «В гостях у героев  А.М. Волкова» дип аталган китап күргәзмәсе – уен оештырылды. 

Аларны күңелле әдәби викториналар, табышмаклар, башваткычлар  белән каршы алдык. Балалар бик канәгать һәм яңа очрашулар теләп таралыштылар.

Әлеге уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә “Конституция көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә телләр, конституцион строй турындагы законнарны  эченә алган китаплар куелды. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы” буенча күзәтү үткәрелде.

Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Россия көне уңаеннан, патриотик тәрбия һәм Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Айдар авылы китапханәсендә «Россия минем Ватаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. 

   Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 12990 кг.,1 сыерга 21,0 кг. туры килә, Тан ҖЧҖ 1 сыерга 19,3 кг. туры килэ, Тукаш ҖЧҖ 1 сыерга 18,2 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  14,7 кг.

Баландыш төп мәктәбендә оештырылган ”Кояшкай” лагерена  йөрүче балалар  арасында июнь аенда Туган көннәрен  билгеләп үтүчеләр  дә бар. 16 июнь  көнне  Дильбәр, Назлыгөл һәм Зиләнең яшь тулган көннәре  билгеләп үтелде.  Бәйрәмгә   кунак булып  клоун  килде . Ул балаларга төрле уеннар , мавыктыргыч конкурслар үткәрде. Ахырдан  барысы да торт белән сыйланды.

2016нче елның  16 июнендэ  “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Теләченең  волейбол мәйданында 2000  елда туган малайлар,кызлар арасында пляж волейболы беренчелеген үткәрде.Барлыгы 4 мәктәптән 22 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International