ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Биредә кычкырып уку һәм фикер алышу оештырылды. Балалар үзләренә ошаган китапларны алып укыдылар һәм бер – берсе белән фикер алыштылар. Әлеге акциянең максаты – китапның һәм китап укуның җәмгыятьтәге абруен арттыру, иҗтимагый – мәдәни мәйданда яңа эш алымнары һәм формалары булдыру.

Шул уңайдан Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә җәйге ял лагерына йорүче укучылар белән берлектә әңгәмә-кичә үткәрелде.

Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” исемле темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.

 Олы Нырсы урта мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагере үзенең эшен дәвам итә. Һәр көн кызыклы чаралар үткәрелә. Олы Нырсы мәдәният йорты диреторы Гарифуллина Р. М.да читтә калмый. Тәрбиячеләр белән берлектә ул  «Радуга здоровья» дип исемләнгән уен үткәрде. Бу чара Россия көне уңаеннан һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Барсыда канәгать калдылар.

Шул уңайдан Иске Җөри авылы клубында «Нам силу дает верность Отчизне» дип исемләнгән чара уздырылды.   Чарада балалар белән  Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында фикер алыштылар. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы.

Бәйрәмгә күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Балалар өчен спорт ярышлары, күңелле, мавыктыргыч уеннар уздырылды. Теләгән һәрбер бала үзэшчән сәнгатьтә сәләтен күрсәтте. Барлык Сабантуй кунаклары кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Әти-әниләр ахырдан шундый матур чара уздырган өчен  зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бу ял Спасс муниципаль районында  татар сөйләм телен камилләштеру максатыннан “ Болгар-Туган тел”  девизы астында оештырылды. Балаларның  ялы  23 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.    

14 июнь көнне биология фәне буенча БДИ үткәрелде. Имтиханда 24  чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Теләче урта мәктәбе укучысы инглиз теле буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырды.

15 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары үз теләкләре белән сайлап алган фәннәр буенча ТДИ тапшырды. Имтиханда 37 укучы катнашты.

16 июнь көнне 11 укучы информатика һәм тарих фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар.

17 июнь көнне, 31 нче майда ТДИ да җитди сәбәпләр буенча катнаша алмаган, 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика буенча ТДИ уздырылды.    

Ветеринарные специалисты объединения  ветки заготавливают с добавлением лекарственных трав, пользу которых они знают не понаслышке.  Добавка веточного корма в рацион животных  значительно улучшает качество кормов и их усвояемость, благоприятно влияет на пищеварительную систему животного.

     Ветеринарные специалисты в этот период года заняты и  дезинфекцией животноводческих помещений   сельхозформирований  района.    Дезинфекция проводится с целью предотвращения заноса и распространения патогенных микроорганизмов, а также для предотвращения накопления в животноводческих помещениях и на других объектах условно-патогенной микрофлоры.

Китапханәче яңа кайткан  китапларга күргәзмә ясап куйды һәм күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International