Россия көне уңаеннан 12 июнь көнне Балыклы авылында балалар өчен Сабантуе үткәрелде.

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Бәйрәмгә күрше авыллардан да килүчеләр күп булды. Балалар өчен спорт ярышлары, күңелле, мавыктыргыч уеннар уздырылды. Теләгән һәрбер бала үзэшчән сәнгатьтә сәләтен күрсәтте. Барлык Сабантуй кунаклары кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Әти-әниләр ахырдан шундый матур чара уздырган өчен  зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International