14 июнь көнне биология фәне буенча БДИ үткәрелде. Имтиханда 24 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты. Теләче урта мәктәбе укучысы инглиз теле буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырды.
15 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары үз теләкләре белән сайлап алган фәннәр буенча ТДИ тапшырды. Имтиханда 37 укучы катнашты.
16 июнь көнне 11 укучы информатика һәм тарих фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырдылар.
17 июнь көнне, 31 нче майда ТДИ да җитди сәбәпләр буенча катнаша алмаган, 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика буенча ТДИ уздырылды.