Шул уңайдан Иске Җөри авылы клубында «Нам силу дает верность Отчизне» дип исемләнгән чара уздырылды. Чарада балалар белән Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында фикер алыштылар. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы.