Балалар белән дәүләт символикасы турында әңгәмә уздырылды, мәкальләр, шигырьләр укылды. Балалар уеннарда да бик теләп катнаштылар.
Айдар авылы китапханәсе, периодик басмалар турында мәгълүмат бирү максатыннан, «Журнал укыган бала, күпме мәгълүмат ала» дип исемләнгән периодика сәгате уздырды. Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Китапханәгә килүче балалар арасында уздырылган анкета тутыру нәтиҗәләре буенча, балаларның журналларны бик яратып укыганлыклары күренде. Алар периодика, газет белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче журналлардан кызыклы статьялар укыды һәм шул журналлар буенча викторина уздырды.
Монда спорт конкурслары: канат тарту, обруч белән сикерү, көрәш уздырылды. Барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылды.
Югары Кибәхуҗа китапханәсендә "Мин китап докторы" дигән китапханә дәресе үткәрелде. Китап укучы балаларга китапны ничек сакларга кирәклеге аңлатылды.
“Искитмәле хайваннар дөньясы” исеме астында тәгъдим ителгән викторинада да балалар бик актив катнаштылар һәм күп белүләрен күрсәттеләр.
Әлеге күргәзмәдә Россия турында китаплар урын алды. Балалар Россияне ничек күз алдына китерәләр, рәсемгә төшерделәр. Балалар рәсемнәре дә күргәзмәгә урнаштырылды.
Китапханәче чираттагы яңа кайткан әдәбиятны урнаштыру вакытында: китапларны инвентарь китабына терки, номерларны яза, штамп суга. Шул рәвешчә яңа китаплар укучылар кулына тапшырыла.
Монда спорт уеннары оештырылды, концерт номерлары күрсәтелде, балалар өчен уеннар үткәрелде. Бу зур чарада Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.