Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәгә китап укычылар белән күзәтү үткәрелде.
Бу чара 12 июнь – Россия көне уңаеннан үткәрелде. Программада кызыклы викторина, күңелле табышмаклар әйтешү булды, туган ил турындагы шигырьләр тыңланды.
Иске Җөри авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 12 июнь Россия көне уӊаеннан «Ватаным минем Россия» дип исемләнгән әӊгәмә үтте. Китапханәче укучыларга Россия символлары турында мәгълүмат бирде.
Аллаһының рәхмәте белән мөселманнарның изге ае - Рамазан ае башланып китте. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында һәр җомга мәчеттә “ Ифтар ашы” үткәрелә. Ел саен беренче атнасында ашны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А.уздыра. Калган атналарда авыл халкы һәм аерым кешеләр оештыруы белән уза. Бу матур традиция ничә еллардан бирле сакланып килә. Мәчетебез зур, матур. Шунысы сөенечле, мәчеткә яшьләр тартыла башлады. Бу изге эшне оештыруда китапханәче дә бик актив катнаша
Ә җәйне китап белән үткәрү- тагын да кызыклырак! Айдар авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Китап белән җәйге сәяхәт" исемле җәйге уку программасы эшли башлады. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле чаралар оештыруны күздә тота. Хөрмәтле, балалар! Китапханәдә сезне әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар көтә. Рәхим итегез!
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, Мәдәният йорты белән берлектә, “Будем всегда Россией гордиться” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.
12 июнь - Россия көне буларак билгеләнеп үтелә.Шушы уңайдан Күкчә авылындагы “Сабира чишмәсе” янында ”Әкияттә кунакта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән балалар бик теләп файдаланды, әкиятләр укып ял иттеләр.
12 июнь - Россия көне буларак билгеләнеп үтелә.Шушы уңайдан Күкчә авылындагы “Сабира чишмәсе” янында “Эх ,күңел ачабыз” дип исемләнгән чара оештырылды. Кичә бик күңелле булды.
Теләче районы оешуга 25 тулу уңаеннан китапханәләр арасында “Тарих эзләре буйлап” дип аталган презентацияләр конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 1нче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.