24 июня 2016 года в Российской Федерации проводится очередной Всероссийский день бесплатной юридической помощи населению, объявленный Общероссийской общественной организацией «Ассоциация юристов России».
В Тюлячинском муниципальном районе Республики Татарстан в этот день бесплатная юридическая помощь населению будет оказываться в общественной приемной Местного отделения Партии «ЕДИНАЯ РОССИЯ», в течение рабочего дня, с 8.00 часов до 16.00 часов, по адресу: 422080, РТ, с. Тюлячи, ул. Ленина, д. 46.
В качестве консультантов, как и прежде, будут участвовать специалисты прокуратуры, адвокаты, нотариусы, члены Ассоциации юристов России.
Согласованный график дежурства, а также адреса центров бесплатного консультирования будут размещены после 20 июня 2016 г. на сайте Министерства юстиции Республики Татарстан в разделе «Ассоциация юристов России» по адресу:http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm
Зурлар төркеменә йөрүче балалар “Светофор бездә кунакта” исемле музыкаль бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Соңгынан Динар Рамилевич Әти – Әниләр белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде, видео – язмалар күрсәтте.
Олы Мишә урта мәктәбе 9-11 нче сыйныф укучылары соңгы экзаменнарын бирделәр. Инде менә нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Алда биргән ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре белән укучыларыбыз куана ала, алар үзләре теләгән балларны җыя алганнар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп белән саубуллашу көннәре якынлашты. Без аларга якты киләчәк, куйган максатларына ирешеп, тормышта үз урыннарын табуларын телибез.
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, 15 июнь көнне районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы Шайхетдинова Г.З. җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде
17 июнь көнне, Баландыш төп мәктәбендә ял итүче балалар эшмәкәр Рөстәм Мухаметшинның балалар мәйданчыгында кунакта булып кайттылар. Алар батутта сикерде, даганда атынды, таучыктан шуды, ә кайберләре гимнастик баскычта уйнады. Мәйданчыкта уйнау һәр бала күңеленә хуш килде.
Әлеге бәйрәмнән район мэдэният йортынын узэшчэн коллективы да читтә калмады - көн дәвамында Теләченең Сабантуй мәйданында бәйрәм концертын оештырдылар.
Чарада гади халык та, җитәкчеләр дә теләп катнашты. Район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов бәйрәмне ачып җибәргәндә халыкка үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Теләчедә оештырылган әлеге бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.
Аларны күңелле әдәби викториналар, табышмаклар, башваткычлар белән каршы алдык. Балалар бик канәгать һәм яңа очрашулар теләп таралыштылар.
Әлеге уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә “Конституция көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә телләр, конституцион строй турындагы законнарны эченә алган китаплар куелды. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы” буенча күзәтү үткәрелде.
Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм. Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Россия көне уңаеннан, патриотик тәрбия һәм Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Айдар авылы китапханәсендә «Россия минем Ватаным» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.