Биредә кычкырып уку һәм фикер алышу оештырылды. Балалар үзләренә ошаган китапларны алып укыдылар һәм бер – берсе белән фикер алыштылар. Әлеге акциянең максаты – китапның һәм китап укуның җәмгыятьтәге абруен арттыру, иҗтимагый – мәдәни мәйданда яңа эш алымнары һәм формалары булдыру.
Авыл җирлегендә һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр яфрак җыярга чыктылар. Үзләренә бүлеп бирелгән планны алар тиз арада үтәделәр. Җыелган яфрак “ Нирус” хуҗалыгына төяп озатылды.
Балалар өчен бу үзенә бер кызыклы шөгыль булса, мәдәният хезмәткәрләрен авыл китапханәсенә һәм мәдәният йортына йөрүче балаларның артуы куандыра.
Алар бер –бер артлы чәчәк атып китап укучыларның игътибарын җәлеп итәләр, аларның чәчәк үстерү буенча кызыксынуларын арттырып бу турыда бакчачылар киңәшләре булган китаплар алуга этәрәләр.
В народе говорят: "Тән азыгы - икмәк, җан азыгы - китап", "Чтение - вот лучшее учение".
19 июнь көне, Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә “Сәламәтлек” көне исеме астында үтте. Ял итүче балалар күңелле эстафетада ярышып, көчләрен сынадылар. Шулай ук бу көнне балалар сәламәтлек темасына кагылышлы рәсемнәр ясадылар. Соңыннан алар “Спорт –ул тормыш” исемле видеоролик карап үттеләр.
16июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучылары һәм техник хезмәткәрләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре,җирле үзидарә һәм мәдәният йорты коллективлары белән берлектә урманга миллек җыярга барды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Каенкай" мәктәп яны лагерында "Йөрәк бүләк итәм!" акциясе үткәрелде. Укучылар йөрәк авыртулары килеп чыгу сәбәпләре һәм аны булдырмау һәм кисәтү турында мәгълуматлар язылган йөрәк формасында информацион листовкалар ясадылар.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең "Каенкай" лагерында бүген унөченче көн. Көннәр матур тора, бүген генә җылы яңгыр явып үткәнгә һава саф, чиста. Шуңа күрә балаларның урамда күңел ачасылары гына, төрле уеннар гына уйнап торасылары килә. Скакалкада сикерү ярышы, футбол уеннары, йөгерүдә ярышу кебек уеннар үткәрелде.