Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса. Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора..
Безнең 3нче балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбиячеләр атнылыкны башлап җибәрделәр. Бакчабыз авылының үзәгендә урнашкан. Бакча яныннан үзәк юл уза. Шуңа күрә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү аеруча зарур эш булып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.
Китапханәгә балалар өчен дә, олылар өчен дә китаплар даими кайтып тора. Бу күргәзмә олылар өчен эшләнде. Күргәзмәгә яңа кайткан китаплар куелды.
Традицион мәйданда «Нардуган» керәшен халык ансамбле «Түгәрәк уен»да җырлап халыкны бәйрәм белән котлады.
Тройсынның абсолют батыры булып Раиль Нургалиев калды. Керәшен карендәшләребез әнә шулай ата-баба йоласын онытмый, тырышып эшлидә, матур итеп бәйрәмдә итә белә.
Монда балалар өчен кызыклы китаплар урын алды. Китапханәче яңа китапларга күзәтү уздырды.
Ул нәниләргә бүләк сериясендә чыгып килүче «Уйный-уйный үсәбез» китаплары буенча уеннар оештырды, әкиятләр укыды.
Балалар үзләренең рәсемнәрендә җәйне ничек яратуларын, хыялларын чагылдырдылар. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Изге рамазан ае күңелләребез сафлануга, тәнебез сәламәтләнүгә, тормышыбызда бәрәкәт артуга сәбәп булсын, шәфкатьлелекне, изгелекне, яхшылыкны арттырсын.
Китапханәче укучыларны китапханәгә килә торган журналлар белән таныштырды. Кызыклы башваткычлар, сканвордлар, лабиринтлар уеннары уйнатылды. Төрле халык әкиятләре кычкырып укылды. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.