Районыбыз хуҗалыкларында миллек җыю эше бара. Аларга бу эшләрендә районыбызның төрле оешмалары ярдәмгә килә. Безнең Лесной балалар бакчасы коллективы да бу эштән читтән калмады. 20нче июнь көнне “Нирус” күмәк хуҗалыгына яфраклы азык җыеп тапшырды.
Сәяхәтнең максаты: балаларны үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрләре белән таныштыру, аларны якларга һәм сакларга өйрәтү. Җәйге лагерьларда ял итү күңелле генә түгел, анда тирә – яктагы табигатьне күзәтү дә кызык һәм мавыктыргыч.
Чараларны уеннар кулланып үткәрү һәрвакыт мавыктыргыч һәм нәтиҗәле була. Биредә балалар командаларга бүленеп төрле эстафета һәм бәйгеләрдә көч сынаштылар. Барлык биремнәрне дә үтәп җиңү яулаган командага истәлеккә китаплар бүләк ителде.
Китапханә каршында утыртылган чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән арындырылды, газоннар тәртипкә китерелде. Тирә-ягыбыз һәрвакыт матур, чиста булсын!
Монда төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, концерт номерлары күрсәтелде.
Төрле кызыклы китаплар укырга, үзеңнең иҗади мөмкинлеклэреңне кулланып төрле чараларда катнашырга була. Баландыш авыл китапханэсендэ “Каникулга күчтәнәч” дигән күргәзмә куелды.
Бүген Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә “Баллы хәзинә эзләү” уен- тамашасы үткәрелде. Балаларыбыз чын пиратлар булып киенеп, бизәнеп, яшерелгән хәзинәләрне карта ярдәмендә эзләп таптылар. Табылган “хәзинәне” бүлешеп, бергәләп ашадылар. Кече яшьтәге мәктәп балаларына мондый мавыктыргыч эзләнүле чаралар бик тә ошый.
20 июнь көнне дә Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренда Лагерьның Мистерын һәм Миссын сайлау конкурсы үткәрелде. Егетләр һәм кызлар үзләре белән таныштырдылар, җыр- биюдә үзләрен сынадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Лагерьның Миссы дип Мубаракшина Чулпан,ә Мистеры итеп Галмов Адель билгеләнде.
Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә, «Кино сәнгатендә - безнең йолдызлар» дип исемләнгән күргәзмә эшли.
Әлеге күргәзмәдә китапханәгә килүчеләргә хөрмәт яулаган кино сәнгатькәрләрнең фотолары, уңышлары, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Шулай ук каралган фильм турындагы китапларны әлеге күргәзмәдән алып укып була. Рәхим итегез!
Ребус- табышмаклар чишү - балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч шөгыль. Мондый чаралар китапханәне бертөрлелектән аралый, аны китап укучыларның яраткан урынына әверелдерә.
Бакчабыз коллективы «Нирус» күмәк хуҗалыгына яфрак азык әзерләүдә булышты.