20 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Үзәк бистәсендәге “Кояшкай” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар белән “Табигатьне ярат һәм сакла!” исемле экологик сәяхәт үткәрделәр.

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Сәяхәтнең максаты: балаларны үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрләре белән таныштыру, аларны якларга һәм сакларга өйрәтү. Җәйге лагерьларда ял итү күңелле генә түгел, анда тирә – яктагы табигатьне күзәтү дә кызык һәм мавыктыргыч.

Чараларны уеннар кулланып үткәрү һәрвакыт мавыктыргыч һәм нәтиҗәле була. Биредә балалар командаларга бүленеп төрле эстафета һәм бәйгеләрдә көч сынаштылар. Барлык биремнәрне дә үтәп җиңү яулаган командага истәлеккә китаплар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International