Бүген Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагерендә “Баллы хәзинә эзләү” уен- тамашасы үткәрелде. Балаларыбыз чын пиратлар булып киенеп, бизәнеп, яшерелгән хәзинәләрне карта ярдәмендә эзләп таптылар. Табылган “хәзинәне” бүлешеп, бергәләп ашадылар. Кече яшьтәге мәктәп балаларына мондый мавыктыргыч эзләнүле чаралар бик тә ошый.