Олы Мишә урта мәктәбе 9-11 нче сыйныф укучылары соңгы экзаменнарын бирделәр. Инде менә нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Алда биргән ОГЭ, ЕГЭ нәтиҗәләре белән укучыларыбыз куана ала, алар үзләре теләгән балларны җыя алганнар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәп белән саубуллашу көннәре якынлашты. Без аларга якты киләчәк, куйган максатларына ирешеп, тормышта үз урыннарын табуларын телибез.