Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт!

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Ә җәйне китап белән үткәрү- тагын да кызыклырак! Айдар авылы китапханәсендә, җәйге каникул чорында, "Китап белән җәйге сәяхәт" исемле җәйге уку программасы эшли башлады.  Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан төрле чаралар оештыруны күздә тота. Хөрмәтле, балалар! Китапханәдә сезне  әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, викторина, кызыклы уеннар көтә. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International