«Журнал укыган бала, күпме мәгълүмат ала»

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Айдар авылы китапханәсе, периодик басмалар турында мәгълүмат бирү максатыннан,  «Журнал укыган бала, күпме мәгълүмат ала» дип исемләнгән периодика сәгате уздырды. Периодик басмалар китапханә фондының бер өлешен тәшкил итәләр. Китапханәгә килүче балалар арасында уздырылган анкета тутыру нәтиҗәләре буенча,  балаларның  журналларны бик яратып укыганлыклары күренде. Алар периодика, газет белән журналның нәрсә белән аерылуы турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче журналлардан кызыклы статьялар укыды һәм  шул журналлар буенча викторина уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International