ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Быел ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Мәйданга керү юлында 11 ишегалдында республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыручы күренешләр тәкъдим ителде.

  Шуларның берсендә Сабантуй кунакларын районыбыз үзешчән сәнгать осталары, һөнәрчеләр һәм спортчылар каршы алды. Районыбыз үзешчәннәренең, спортчыларының чыгышын һәм һөнәрчеләребезнең эшләрен Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары - РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов,  республика кунаклары һәм башка рәсми затлар карады.

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.`

Монда балалар өчен чыгучы газета - журналлар, шулай ук “Сөембикә” журналының бала хокукларына һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр кергән саннары урын алган.

  Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте.

  Безнең районнан фестивальдә «Сударушка» рус фольклор ансамбле катнашты.

Сабантуй – ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй – ул дуслык бәйрәме.Бакчабызда Сабантуй күңелле, кызыклы уеннар,бүләкләр белән үрелеп барды.Килгән кунакларда уеннарда теләп,шатланып катнаштылар.Барлык балаларны чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлап тыныч балачак, ныклы сәламәтлек телибез!

31 нче май көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә “Куркынычсыз җәй” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Әлеге сыйныф сәгате балаларның җәйге яллары хәвефсез, имин узуы өчен мөһим чара. Инструктаж түбәндәге темаларга үткәрелде: юлда һәм транспортта йөрү кагыйдәләре, пожар һәм электр куркынычсызлыгы, табигатькә чыкканда үтәлергә тиешле кагыйдәләр һ.б. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга 1 июньнән 28 августка кадәр дәвам итәчәк “Подросток” акциясе турында да әйтеп узды. Якынлашып килүче каникуллар уңаеннан, әңгәмәләр бик җанлы һәм күтәренке рухта барды. Укучыларның җәйге каникуллары файдалы һәм хәвефсез узар дигән теләктә калабыз.

       

Чың-чың! Соңгы кыңгырау! Ул бүген мәктәптә 4нче сыйныф укучылары өчен Максабаш башлангыч мәктәбе стеналары эчендә соңгы кабат яңгырады. Аларны инде яңа уку елында яңа мәктәпләр көтә. Аларга сәламәтлек, якты көннәр, уңышлар телибез!Максабаш башлангыч мәктәбен быел 4 укучы тәмамлый.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

31 май көнне безнең Теләче №2 балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә  йөрүче балаларның  чыгарылыш иртәсе  узды. Бәйрәмгә   әти-әниләре  чакырулы иде.  Балалар бәйрәмдә үзләренең  бакчада  өйрәнгән барлык  осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып “Очучы кораб” әкиятеннән геройлар килгән иде. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Чыгарылыш төркеменә йөрүче балаларның әниләре дә балаларга сюрприз әзерләгәннәр иде, алар башкаруында шаян чегән биюе барлык килгән кунакларны һәм бигрәк тә балаларны шаккатырды.

 Бәйрәм ахырында  тәрбиячеләр  балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп,  күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.

     Кичэ, 30 май конне район хужалыкларында 2016 елнын чэчулеклэрен кабул иту булып узды. Чэчулек жирлэрен тикшеру очен, Авыл хужалыгы хэм азык-толеге идарэсеннэн, Татарстан Республикасы буенча ФГБУ «Россельхозцентр» оешмасы житэкчесе хэм шулай ук, хужалыклардан баш агрономнар билгелэнде.

    Чэчулеклэрне кабул иткэн вакытта, чэчу эшлэренен сыйфаты 4 параметр белэн бэялэнде:

  1. басуларнын торышы, тигезлеге, чисталыгы, юл кырыйларынын эшкэртелеп чэчелуе, хэрбер басуда этикеткалары булуы;
  2. чэчу эшлэренен сыйфаты, хэрбер басу чэчелеп, хэтта технологик колеялар калдыру, чэчелмичэ калган участоклар, чэчкеч белэн эшлэгэн вакытта тигез итеп чэчеп эшлэве;
  3. усемлеклэрнен торышы, куелыгы (1 кв.метрда яки 1 гектарда купме усемлек туры килэ);
  4. басуларнын чисталыгы, чуп улэннэренэ каршы эшкэртелеве.

    Чэчулеклэрне кабул иту нэтижэлэре буенча, призлы урыннар тубэндэге хужалыкларга бирелде:

     1 урын – ЖЧШ «Алан» хужалыгы;

     2 урын – ЖЧШ «Игенче» хэм ЖЧШ «Агролак» хужалыклары;

     3 урын – ЖЧШ «Сэт иле-Телэче» филиалынын М.Джалиль булекчэсенэ хэм ЖЧШ «Тан» хужалыклары.

Утырышта 6 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча Теләче муниципаль районы  прокуроры Р.Ф.Сөнгатуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территораль үсеш буенча урынбасары И.А.Миңнегулов, Теләче муниципаль район Башлыгының аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр Палатасы рәисе Н.М.Сөнгатуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс бюджет палаиасы рәисе Р.Р.Яхин, район Узәк шифаханәсенең баш врачы И.И.Галиуллин чыгыш ясадылар. Азактан утырышта каралган көн тәртипләре буенча 7  пунктан торган карар чыгарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International