Быел ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Мәйданга керү юлында 11 ишегалдында республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыручы күренешләр тәкъдим ителде.
Шуларның берсендә Сабантуй кунакларын районыбыз үзешчән сәнгать осталары, һөнәрчеләр һәм спортчылар каршы алды. Районыбыз үзешчәннәренең, спортчыларының чыгышын һәм һөнәрчеләребезнең эшләрен Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары - РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика кунаклары һәм башка рәсми затлар карады.