ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Һәркем бу кроссвордны чишеп әсәр буенча үзенең белемен тикшерә ала. Шармыш авылы яшь китап яратучылары сорауларга җавап бирделәр, әкияттән өзекләр сөйләделәр.

25 май көненә хуҗалыкларда чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы 9600 гектарда, корткочларга каршы 3600 гектарда, авыруларга каршы 900 гектарда эшкәртелгән, чәчүлекләр тишелеп чыканчы 9400 гектарда, тишелеп чыканнан соң 3400 гектарда тырмаланган, яфрактан 10100 гектарда тукландырылган. Игенче, Алан, Агролак һәм Тан хуҗалыкларында эш оешкан төстә бара.

24 нче май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән Татарстан республикасы Хөкүмәте грантын алу өчен  китапханә эше номинациясе буенча «Теләчем –моң бишегем» дип исемләнгән интерактив карта эшләү максатында Баландыш авыл китапханәсендә видео - экскурсия төшерелде. Экскурсияне Баландыш авыл китапханәчесе Назипова М.Х. үткәрде.

Балалар конкурсларда катнаштылар, уеннар уйнадылар. Соңыннан әти –әниләр белән берлектә җырлы –биюле күңел ачу булды, чәй эчү оештырылды.

1нче марттан башлап 31нче мартка кадәр Теләче районының мәктәпкәчә  белем бирү учрежденияләренә йөрүче балалар арасында «Я-за мир на дорогах» исемле рәсем конкурсы уздырылды .Бу конкурсның төп максаты : мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү  иде.

   Теләченең 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар да тәрбиячеләр җитәкчелегендә  бу конкурста бик теләп катнаштылар: берсеннән-берсе кызыклы сюжетка ия булган рәсемнәр ясадылар .20нче май көнне “Я-за мир на дорогах” конкурсына нәтиҗәләр ясалды: Теләченең 3нче балалар бакчасыннан Хайриев Раяз – тәрбиячесе Мингазова Г.Р.,  Фатыхов Лилия, Хисамбиев Алмаз- тәрбиячесе Хуҗина Р.Г.,  “Мин һәм педагог” , “Мин һәм әти-әни” номинацияләрендә  призлы урыннарга ия булдылар,аларга тантаналы рәвештә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар, телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Хәрефләрне тану», «Буталчык саннар» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте.

Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды  бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда шушы балаларны бакча бусагасын беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, безнең балаларыбызның нәни генә уңышларына да сөенеп, алар белән горурланып, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачык күңелле, бала белән һәрчак янәшәдә атлаучы тәрбиячеләребез Фидалия Хадиева һәм Алсу Нугманова мактау сүзләренә бик тә лаеклы. Балаларыбыз өчен әнә шулай җан атып, аларны яратып йөрүенә таң кала идек.

 Бүген без 19 баланы тормышның янә бер баскычына күтәрәбез – мәктәпкә озатабыз, – диде кичәнең йомгаклау өлешендә балалар бакчасы өчен җан атып йөрүче бакча мөдире Гелүсә Габдулхакова. – Алардан да акыллы, матур беркем юк. Шуңа күрә безгә аеруча да моңсу. Без киләчәктә дә алар белән горурланырбыз.

Балаларга бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы  көтә!

Уку елы башында мәктәп укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылган иде. 18 май көнне  укучылар арасында “Иң яхшы мәдәни көндәлек “ билгеләнде.   Максабаш башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гаязова Гүзәлия конкурста актив катнашуы өчен мактау кәгазе белән бүләкләнде.  Аны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.

17 майда Югары Кибәхуҗа  урта гомумбелем бирү мәктәбендә Гаилә көненә багышланган спорттбәйрәме уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 5 сыйныф җитәкчесе Галимова С.М. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм  традицияләре белән таныштырды. Әлеге спорт чарасында һәр гаилә үзеләренең ныклыгын,бердәмлеген исбат итте.

Тиздән чәчәкләребез тишелеп, үсеп тә чыгар. Бакчабыз шау чәчәккә күмелер дип өметләнәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International