1нче марттан башлап 31нче мартка кадәр Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүче балалар арасында «Я-за мир на дорогах» исемле рәсем конкурсы уздырылды .Бу конкурсның төп максаты : мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү иде.
Теләченең 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар да тәрбиячеләр җитәкчелегендә бу конкурста бик теләп катнаштылар: берсеннән-берсе кызыклы сюжетка ия булган рәсемнәр ясадылар .20нче май көнне “Я-за мир на дорогах” конкурсына нәтиҗәләр ясалды: Теләченең 3нче балалар бакчасыннан Хайриев Раяз – тәрбиячесе Мингазова Г.Р., Фатыхов Лилия, Хисамбиев Алмаз- тәрбиячесе Хуҗина Р.Г., “Мин һәм педагог” , “Мин һәм әти-әни” номинацияләрендә призлы урыннарга ия булдылар,аларга тантаналы рәвештә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.