ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 18 май көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, үзләрендә исәптә торган балалар белән чираттагы дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: балаларга үзләренең уңай якларын күрә белергә өйрәтү.

      2016 елнын 24-27 майга хэтле район хужалыклары арасында терлек азыгы эзерлэу очен азык эзерлэу техникаларын, туратып тарату агрегатларын хэм азык саклау чокырларынын эзерлеген тикшеру максатыннан районда конкурс булып узачак.

     Тикшерудэ Авыл хужалыгы хэм азык-толек минстрлыгынын механизация хэм игенчелек булегеннэн, Татарстан Республикасы узйорешле машиналар хэм техниканын башка торлэре техник торышына кузэтчелек  иту идарэсеннэн шулай ук, Авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсеннэн хэм агрофирма оешмаларыннан белгечлэр катнашачак.

     Конкурста терлек азыгын эзерлэу техникаларын 17 олештэн торган курсэткечлэр белэн бэялэнеп тикшерелэчэк. Конкурска хэтле районнын барлык узйорешле комбайннары да техник торышын кузэту узачак, хэм шулай ук хэрбер механизмнарынын эзерлеге тикшерелэчэк. Шулай ук, конкурста терлек азыгын  ташу очен биек бортлы узйорешле техникалар эзерлеге, печэн чапкычларнын,  печэн эйлэндеру тырмаларынын хэм печэн жыеп-тыгызлау агрегатларынын  эзерлеге,  улчэу жайланмаларынын, азык саклау чокырларынын (чистарту,  ремонтлау, агарту) эзерлеген хэм шулай ук, терлек азыгы эзерлэу вакытында кызыксындыру чаралары тикшерелэчэк.

    Комбайннарнын комплектлаштырылывына, техник хэм янгын куркынычсызлыгы кагыйдэлэренен утэлевенэ аеруча зур игътибар бирелэчэк. Хэрбер комбайн янгын сундеру жайланмалары белэн (огнетушительлэр, корэк, ком, кошма хэм башка кирэк – ярак белэн), хэм шулай ук аптечкалар белэн тээмин ителергэ тиеш.

Шуны истә тотып, 17 май көнне уртанчылар төркеменә йөрүче балалар эзтабарлар булып, бакча тирәсендә күзәтүләр үткәрделәр. Язгы табигатьне: чәчәк атучы җимеш агачларын ,үләннәрне ,болытларны күзәттеләр,кошлар тавышын тыңладылар. Тәрбиячеләре Закирова А.Х. балалар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә оештырды һәм шулай ук кайбер үләннәрнең файдалы үзлекләре турында аңлатып үтте. Бүгенге табигать торышын күзәтү нәтиҗәле булды: балалар язгы табигать үзгәрешләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.

17 нче май көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса,йолдыз бар!"дип исемләнгән спектаклен күрсәтте. Театрның сәхнәдә уйнаган барлык актерларына, оештыручыларга зур рәхмәтләребезне  җиткерәбез.

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең    башлангычы булды. Ул  – кешенең төп  терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге  чыганагы.  Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була.

12 май көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә МЧС хезмәткәре профилактик әңгәмә үткәрде. Янгын куркынычсызлыгы турында, аны кисәтү чаралары турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирелде.

Әңгәмә укучылар өчен бик файдалы булды.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан  командасы составында Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Нурмөхәммәтов Азат һәм Кәримуллин Динар катнашты. ”Теләче” спорт мәктәбе укучысы Кәримуллин Динар 68 кг үлчәү авырлыгында ирекле стильдә 2 урын яулап алды. Бу көрәшчеләрнең тренеры-Әскәров Венер.

Нәтиҗәдә Татарстан командасы 1 урында.

Баландыш тɵп  мәктәбенең тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бүген кишер, чɵгендер чǝчелде. Укучылар шулай ук  кәбестә үсентеләре өчен җир әзерләделәр, кыяклы суган түтәлләрен тәртипкә китерделәр, яшелчәләргә һәм чәчәкләргә су сиптеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International