15-17 май көнне Мәскәү өлкәсе Иваново шәһәрендә билбау көрәше буенча 1998 елда туган һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар арасында Россия Кубогына ярышлар булып үтте.

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан  командасы составында Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан Нурмөхәммәтов Азат һәм Кәримуллин Динар катнашты. ”Теләче” спорт мәктәбе укучысы Кәримуллин Динар 68 кг үлчәү авырлыгында ирекле стильдә 2 урын яулап алды. Бу көрәшчеләрнең тренеры-Әскәров Венер.

Нәтиҗәдә Татарстан командасы 1 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International